Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.12.2015

Апас балалар курчак театры үзенә исем эзли

 Апаста мондый балалар курчак театры оештыру уе Зур Күккүз авыл китапханәче Галия Җәләлиева 5 ел элек оештырган “Серле дөнья” балалар курчак театры үрнәгендә туган.
Театрга йөрүче Апас мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары Илмира Сәлимуллина, Зилә Зыятдинова, Диана Гатауллина, Гөлия Сәмигуллина һәм Алинә Сәлахова район үзәгенең “Сүнмәс дәрт” һәм “Сердәш” клуб-ансабльләре алдында, Әниләр көне уңаеннан, курчак театры “Өч кыз” исемле беренче премьерасын да тәкъдим иткәннәр.

Әлегә курчак театрының үз исеме юк. Алар яшьтәшләре, бигрәк тә апаслылар арасында аңа исем эзлиләр, дип хәбәр итә районның “Йолдыз” газетасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20