Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.12.2015

Апас районы 1,4 милиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп саткан

Апас районы барлыгы 1 милиард 400 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп сатты. Бу узган елгыдан 100 миллион сумга артык. Уртача уңыш бер гектардан уртача 25,3 центнер тәшкил итте.

17,1 мең тонна сөт, 2,4 мең тонна ит җитештерелде. 7 мең тонна ашлык, 102 мең тонна чөгендер уҗышы җыеп алынды. Терлекләрнең баш саны 19740 ка җиткерелде. Бер баш терлеккә уртача 32 центнер берәмлеге күләмендә терлек азыгы тупланды, фермалар ихтыяҗына бу күләм ел ярымга җитә. Бер сыердан ел дәвамында савылган сөт күләме узган елгы күрсәткечтән 6 процентка артык.

2016 елда бу төп эш күрсәткечләренең һәркайсын 5 процентка арттыру бурычы куела, дип белдерә районның “Йолдыз” газетасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20