Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2016

Ара ераклыгын киметеп, виза мөнәсәбәтләрен гадиләштерергә кирәк - Рөстәм Миңнеханов

 Татарстанны Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән багланышлар бик кызыксындыра. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида барган Россия-АСЕАН (Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе) эшлекле форумында белдерде. ТР Президенты матбугат хезмәте шулай дип хәбәр итә.

Форум кысаларында Татарстан Президенты "Россия-АСЕАН яңа икътисади партнерлыкка: кирәкле җиһазлар, механизмнар һәм үсеш драйверлары" сессиясендә катнашты.  Башта очрашуның модераторы - РФ икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Лихачев катнашучыларны сәламләде.  "Россия Хөкүмәте һәм эшлекле даирәләр илебез үсешенең яңа этабына җайлаштылар. Без партнерлар белән актив хезмәттәшлек итүне дәвам итәбез, - диде А.Лихачев. - Икътисади үсеш өлкәсендә Россия 109 ил арасында 51 нче урынны яулады. Без Россия экспортын үстерәбез. Илебез төбәк партнерлары өчен ачык һәм интеграция процесслары өлкәсендә дә эшне дәвам итәргә әзер".

Шуннан сүз ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде. Ул ассызыклаганча, Татарстан - Россиянең сәнәгать өлкәсендә алга киткән төбәкләренең берсе, аның территориясендә 3,9 млн кеше яши. Республикада нефть сәнәгате җиди рәвештә үстерелә: ел саен 33 млн тоннадан артык нефть чыгарыла. Чималның яртысы ТР предприятиеләрендә эшкәртелә. 

"Якындагы елларга икътисатыбыз үсешенең төп өлкәсе - нефть химиясе. Без Россиядә пластмасса һәм синтетик каучук җитештерүчеләрнең иң эресе, - диде ТР Президенты. - Татарстанның машиналар, самолетлар, вертолетлар һәм суднолар төзү өлкәләрендә  күрсәткечләре уңай. Безнең мөмкинлекләребез гаять зур һәм без бүген яңа базарлар эзлибез".   

Рөстәм Миңнеханов Сингапур белән хезмәттәшлекне югары бәяли. «Educare» (Эдьюкэа) компаниясе белән мәктәп укытучылары квалификациясен үстерү программасы гамәлгә ашырыла. Шулай ук күп еллар дәвамында менеджерлар һәм идарә кадрлары өлкәсендә уңай хезмәттәшлек алып барыла: Татарстан даими рәвештә Сингапурга үзенең дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен укырга җибәрә. Сингапур компанияләре безнең "Электрон хөкүмәт"не формалаштыруга зур өлеш керттеләр, бүген бу система иң яхшылардан санала, диде ТР Президенты.   

"Татарстанда инновацион инфраструктураны булдырганда, күпчелек очракларда Сингапур һәм Малайзия тәҗрибәсе кулланылды. Аерым алганда, Россиядә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә алдынгы мәйданчык булырга тиешле яңа Иннополис шәһәребез Сингапур хезмәттәшләребез белән берлектә булдырылды", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов һәм Индонезия, Вьетнам, Таиланд һәм башка илләр белән багланышлар актив үскәне турында хәбәр итте.   

ТР лидеры сүзләренчә, Татарстан белән АСЕАН илләре арасында товар әйләнеше дәрәҗәсе күпкә артык була ала (2015 елда - 240 млн. доллардан артык). Үсешкә мөмкинлекләр бик күп, дип ассызыклады ТР Президенты. АСЕАН илләре базарларында Татарстан продукциясен яхшы беләләр, шул исәптән Казан вертолет заводы, КАМАЗ авыр йөк машиналары, судно заводлары, нефть химиясе продукцияләре һәм башкалар.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанда потенциаль инвесторлар өчен бөтен шартлар бар. Ике махсус икътисади зона эшли, берничә индустриаль парк, "Чаллы" алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе оештырылган, ул резидентларга яхшы ташламалар бирә. "АСЕАН илләреннән хезмәттәшләребезне Россия базарында эшләрен киңәйтергә һәм территориябездә производстволар ачу кирәклегендә ышандырырга тиеш", - диде ул.  

Актив хезмәттәшлеккә, ТР Президенты фикеренчә, Россия һәм АСЕАН илләре арасында туры авиарейслар ачу ярдәм итәр иде. Казанның заманча аэропорты Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән авиарейслар кабул итә ала. Шулай ук визалар киртәләрен киметү буенча да эшне дәвам итәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.   

Ул Россия Федерациясе һәм АСЕАН илләре җитәкчеләренә хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибар итүләре өчен рәхмәт белдерде.   

"Татарстан сезнең өчен ачык! Без АСЕАН илләреннән хезмәттәшләребезгә иң яхшы шартлар булдырырга әзер", - дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20