Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.03.2015

Арча районы имамнары азан әйтүдә ярышты

Кичә Арча районының Урта Курса авылы “Мөхәммәдвафа” мәчетендә мөхтәсибәт җыелышы уздырылды һәм азан әйтү конкурсы үткәрелде. Чарага районның имамнары, мөгаллим-мөгаллимәләре җыелды. Кунак буларак республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты, дип хәбәр итә ТРМДН үзенең виртуаль дөньядагы битендә.

Изге Коръән аятьләре укылып, дога кылынгач, Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев җыелышны башлап җибәрде. Аннары Җәлил хәзрәт Фазлыев үтемле итеп вәгазь сөйләде, азан әйтү конкурсын уздыруны бик хуплады. Азан әйтү һәм аның нечкәлекләре хакында тәфсилләп аңлатты.
Конкурста район имамнары үзләренең азан әйтү осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды, катнашкан имамнарга “Хузур” нәшрият йорты чыгарган китаплар өләшенде.

Конкурс нәтиҗәләре:
I урын - Рәдис Галәветдинов (Ташкичү авылы мәчете);
II урын - Равил Ибраһимов (Урта Курса авылы, “Мөхәммәдвафа” мәчете);
III урын - Ирек Галиев (Яңа Кенәр авылы мәчете), Шамил Әхмәтгалиев (Хәсәншәих авылы мәчете);
IV урын - Дамир Галиев (Арча станциясе мәчете), Айдар Минһаҗев (Мөрәле авылы мәчете), Гайсар Гобәйдуллин (Апаз авылы мәчете).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20