Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2017

Арча районында һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән

Арча районында ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, юлда «Лада Калина» һәм «Лэнд Ровер» машиналары кара-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте Иске Чүриле авылыннан ерак түгел урында, Казан — Малмыж трассасының 49 нчы чакрымында булган.

Һәлакәт аркасында, ике машина йөртүченең дә гомере өзелгән. Алар — «Лада Калина"да 41 яшьлек һәм «Лэнд Ровер"ның 67 яшьлек йөртүчеләр. Моннан тыш «Лада» машинасындагы 16 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Ахыргы хәбәрләр