Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.07.2016

Арчаның яңа мәктәбен парк зонасында салалар

Арчаның яңа мәктәбен парк зонасында салалар29 июньдә Арча шәһәренең көнбатыш өлешендә яшәүчеләр җыелышы булды. Анда педагогика көллияте белән янәшәдәге парк зонасында 500 урынлы яңа мәктәп төзү мәсьәләсе тикшерелде дип яза “Арча хәбәрләре” газетасы.

Җыелышта Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина, Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев һ. б. катнашты. Халык та күп килгән иде.

Любовь Осина, Зөлфәт Дәүләтбаев шәһәребезгә әлеге мәктәпнең бик кирәклеген әйтеп үттеләр, чөнки якындагы елларда балаларны бер сменада укытуга күчү бурычы куелды. Арчаның 2нче урта мәктәбенә 250 урынлы янкорма төзү дә планлаштырыла. Яңа мәктәп проектының эскизы белән таныштырдылар, җитәкчеләр сорауларга җавап бирделәр.

Чыгыш ясаучылар нигездә яңа мәктәп төзүне хупладылар, үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен әйттеләр. Аерым алганда, төзелеш барышында агач һәм куакларны саклап калу, балалар иминлеген тәэмин итү буенча тәкъдимнәр булды. Тәкъдимнәр мәктәп проектын эшләгәндә игътибарга алыначак, дип хәбәр итә басма.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20