Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
17.11.2017

Армия командасына каршы Казан хоккейчылары уйный

Җомга кичендә «Яңа Гасыр» каналы Мәскәүдән хоккей трансляциясе күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә җирле ЦСКА белән Казанның «Ак Барс» хоккей клубы очраша.

Чемпионатның икътисадый яктан иң алга киткән ике клубы рәтендә һәрбер хоккей белгече СКА һәм ЦСКА хоккей клубларын атый. Шул ук командалар Рәсәй җыелма командасының төп база клублары исәпләнелә. Мөһим турнирларга һәр ике командадан дистәгә якын уенчы җыелма команда җыеннарына чакыру ала.

Быелгы сезонны «Ак Барс» клубының чираттагы көндәше соңгы берничә сезондагыча ышанычлы дәрәҗәдә башлап җибәрә алмады. Берәүләр мондый уңышсыз стартта баш тренер алмашынуын сәбәп итеп күрсә, икенчеләр Мәскәү командасына артык күп сандагы һөҗүмчеләр җыелуы белән бәйләде. Дмитрий Квартальновны тренерлык эскәмиясендә беренче ярдәмчесе Игорь Никитин алыштыру ЦСКА командасын алдагы сезонда зур үзгәрешләр көтәсен белдерде. Хоккей клубына күп уенчылар килде һәм алар арасында Милли Хоккей Лигасында уйнау тәҗрибәсе булган хоккейчылар да аз түгел. Сезон арасында Олимпия уеннары уңаеннан мәскәүлеләр океан артыннан үзләрендә тәрбияләнгән хоккейчыларны кайтару уе белән яндылар. Кайтучылар байтак булды, ләкин Америка бозындагы чыгышларын алга таба дәвам итәргә теләүчеләр дә аз булмады. Чемпионатның төп лидерларыннан берсе белән «Ак Барс» нинди нәтиҗә күрсәтер?

Мәскәү каласыннан турыдан-туры хоккей трансляциясен 17 нче ноябрь кичендә «Яңа Гасыр» телеканалы аша карагыз. Трансляция 19:30 сәгатьтә башланып китә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций