Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.03.2016

Артем Здунов: "Татарстанның инвестицион перспективаларын без кимендә алдагы бишьеллыкка күрәбез"

Артем Здунов: "Татарстанның инвестицион перспективаларын без кимендә алдагы бишьеллыкка күрәбез"  Казанда "Партия лигасы" дискуссия клубының чираттагы утырышы узды. Бу юлы "Социаль-икътисади вазгыять: үсеш ноктасы" темасына багышланган очрашу ТР икътисад министры Артем Здунов катнашында узды.

Республика һәм тулаем ил икътисады перспективалары хакында сөйләшүгә чакырылган белгечләр, шул исәптән "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев,  РФ Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм ТКХ комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин, РФ Дәүләт Думасының аграр мсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин, Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллин, "Эфир-24" генераль директоры киңәшчесе, "Суть недели" программасы авторы һәм алып баручысы Григорий Тинский, шулай ук башка журналистлар һәм актив яшьләр катнашты.

Очрашу башында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе, "Партия лигасы" дискуссия клубының модераторы Андрей Кондратьев утырышның темасын билгеләде һәм хәзерге вакытта икътисадта катлаулы хәл күзәтелгән шартларда Татарстан һәм Россия халкының социаль-икътисади киләчәк мәсьәләләре өчен борчылып яшәвен әйтеп узды. Җыелган белгечләргә бүгенгә кризис күренешләрен җиңеп чыгу өчен икътисадта нинди үсеш нокталары булу турындагы актуаль сорауларга җавап җирергә омтылу тәкъдим ителде.

"Хәл төрле җирдә төрле. Россия Федерациясен алсак та, соңгы вакытта үз үсешләренең нигезен булдырган төбәкләрдә хәл яхшырак. Әйтик, Татарстанда, РФда сәнәгый җитештерү күләме  кимүгә карамастан, дәрәҗә саклана. Әгәр без инфляция дәрәҗәсен саклап кала алабыз икән, димәк, - алдагы ел белән бер дәрәҗәдә барабыз дигән сүз. Минемчә, бүгенге шартларда бу начар түгел. Бездә яңа эш урыннары булдырыла, предприятиеләр ачыла, соңгы 10 елда акча салынган мәйданчыклар үстерелә. Без Татарстанның инвестицион перспективаларын кимендә алдагы бишьеллыкка күрәбез", - дип шәрехләде Артем Здунов.

 Айрат Хәйруллин, үз чиратында, билгеләп үткәнчә, ил икътисады авыр чор кичерүгә карамастан, Татарстанда авыл хуҗалыгы үсеше дәрәҗәсе тотрыклы саклана. Аның сүзләренчә, мондый шартларда авыл хуҗалыгына кризисны җиңүдә беренче урыннарны бирү зарур. "Санкция, контрсанкцияләр безне туплады. Без соңгы елларда нефть бәясе даими үсеш кичергәнгә рәхәт яшәдек. Әлеге бәяләр төшүгә, авыр хәлдә калдык. Безнең акча җитмәскә дә мөмкинлеге аңлашылды. Һәм бу дөрес тә. Теләсә кайсы экспортка йөз тоткан дәүләтнең уңышы, халыкка зыян салмыйча, үзенең милли валютасын көчәйтү. Ә халыкның азык-төлеккә бәйлелеген, үз табышының яртысын азык-төлеккә түләвен истә тотып, моны ничек эшләргә? Әлбәттә, авыл хуҗалыгын үстерергә, - дип соравына җавап бирергә омтылды Хәйруллин. - Мин Россиянең, иртәме-соңмы, дөнья азык-төлек базарында эре уенчы булачагына ышанам. Без планетадагы 1,3 млрд кешене туендыра алачакбыз".

Равил Хөснуллин, үзенең хезмәттәшләре фикеренә каршы килеп, үсеш ноктасын халыкның ТКХ проблемаларын хәл итүдә эзләргә, шул рәвешле, аларның тормыш сыйфатын арттырырга кирәк, дип белдерде.

Ничек кенә сәер булмасын, Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм ТКХ комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин бу фикерны үстереп тормады. Модераторның соравына җавап биреп, ул, углеводородларга барлык минималь бәяләрне үткәннән соң, җиңел суларга ярый дип санау дөрес түгел, дип белдерде. "Россия бюджеты структурасында 46 процент - ул нефть-газ табышы. Бу бер дә дөрес түгел. Безнең республика бюджеты структурасында бу күрсәткеч 2 тапкыр ким - 22 процент. Һәм бездә икътисад әйбәт эшли, анда авыл хуҗалыгы да, машина төзелеше дә бар, табышлар икътисадның бер тармагы белән алай ук бәйләнмәгән. Безнең бурыч  - тулаем ил икътисадын диверсификацияләү", - дип саный парламентарий.

ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев бүген Россиянең ни өчен кризислы вазгыятьтә калуы турындагы сорауга җавап бирергә омтылып, берникадәр башка темага җентекләбрәк тукталды. Аның фикеренчә, бүген Европа җитди каршылыкларда, бу Россиягә дә йогынты ясый. Дөньяның 4нче технологик революциягә керүенә һәм илебезнең бу процесска кушылуына килгәндә исә, башта аның ни икәнен аңларга кирәк, ди.

Аталган тема буенча барлык фикерләрне җиткергәннән соң, катнашучылар арасында тере дискуссия кызды, алар темадан да берникадәр читкә китте.

"Хәл катлаулы, авыр, әмма аның үз өстенлекләре дә бар. Бүген Хөкүмәт сәфәрләренең географиясен карагыз - ул шактый киңәйде. Без элек робот техникасы өлкәсендә японнар белән болай тыгыз хезмәттәшлек итмәгән идек әле. Без Россиядә үзләренең перспективалы базарын күрмәгән башка илләр белән эшләмәдек, алар үз акчаларын сала, әмма локальләштерү турында уйламый иде. Бездә бүгенге мөмкинлекләр беркайчан да тумас иде. Шуңа да бу вагыятьнең үз өстенлекләре дә бар, алардан мөмкин кадәр күбрәк файдалану зарур", - диде артем Здунов "Партия лигасы" утырышын тәмамлап.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20