Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2015

Артист халкы Миңнеханов яклы

“Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны тәкъ­дим итәбез, – дип сөйләде бер­ләшмә рәисе, Г.Камал исе­мендәге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. – Республика башлыгы театрларга карата яхшы мө­нәсәбәттә. Без даими рәвештә аның ярдәмен тоеп эшлибез”. Баш режиссер сүз­ләрен Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Михаил Галицкий да хуплады. “Рөстәм Миңнеха­нов ярдәме белән безнең хыялда гына күз алдына китерә алырлык йортыбыз бар, – диде ул. – Бу исә – республика башлыгын тормышның барлык өлкәләре дә, шул исәптән бай, күпмилләтле мәдәнияте­без­не саклап калу һәм үстерү мәсьәләләре дә борчый ди­гән сүз. Без аның кандидатурасы өчен ике куллап риза”.

Татарстан Президенты вазыйфасына тагын бер кандидат исеме мәгълүм булды. Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе вәкиллә­ре әлеге вазыйфага Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны тәкъдим итте. “Ул күп еллардан бирле Президент кул астында эшли һәм Рөстәм Миңнехановның тарафдары булып тора, – дип сөйләде берләшмә рәисе Миләүшә Заһидуллина. – Марат Әхмәтов 40 елдан бирле авыл хуҗалыгы тармагында эшли, шуның 15 елы – министр вазыйфасында. Ул – безнең министр”. Берләшмә вәкилләре әйтүенчә, праймеризда тормышның төрле өлкәләреннән кандидатлар катнашырга тиеш.

"Ватаным Татарстан" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20