Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2017

Арзанлы дарулар 15 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Хөкүмәт арзан бәядәге яшәү өчен мөһим дару препаратларының бәясен җитештерүчеләр файдасына үзгәртергә ниятли. «Известия» язганча, бу сегментка бәясе 50 сумнан түбәнрәк булган дарулар керә.

Киләчәктә аларга бәяне базар вәзгыятенә карап кую күздә тотыла, бу исә дару бәясен күбрәк өлешкә арттырырга мөмкинлек бирә. Хәзерге бәяләр инфляциягә карап үзгәрә.

Яңа бәяләр кертү тәртибен 2018 елның 1 гыйнварыннан кертергә ниятлиләр. Белгечләр фикеренчә, мондый үзгәреш нәтиҗәсендә, дару хаклары 15% артырга мөмкин.

Моның бурычы ― базардагы арзанлы препаратларның юкка чыгуына юл куймаска. Җитештерүчеләр иң элек аларга арзан бәядәге даруларны чыгару керем китерми дип зарлана иде, чөнки, катгый тәртип буенча, бәя арттырганда инфляция дәрәҗәсеннән узып китәргә ярамый. Шул ук вакытта җитештерү чыгымнары көннән-көн арта.

Узган елның февралендә Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) бәясе 50 сумнан түбән 197 препаратны җитештерүдән алу хакында игълан иткән иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!