Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.09.2017

"Ашан" Россиядә интернет аша азык-төлек продуктларын сата башлый

Auchan якын киләчәктә Россия базарында азык-төлек продуктларын сатуны интернет аша тормышка ашырырга планлаштыра, дип яза Интерфакс.

"Безнең бурыч – азык-төлек товарларын сату буенча белгеч булу, интернет-сәүдәдә дә азык-төлек юнәлеше булырга тиеш. Без хәзер нинди шартларда интернет аша азык-төлек товарларын сатуны оештыруны өйрәнәбез", - дип белдергән "Ашан Ритейл Россия" президенты Франсуа Реми.

"Ашан" бакалея азык-төлек товарларын, эчемлек һәм кондитер ризыкларын интернет аша сата башлады. Планда – интернет аша балык, ит, яшелчә һәм җиләк-җимеш кебек азык-төлекне сатуны оештыру. Интернет-кибет товарны өйгә китереп бирү, кибеттән алып китү моделе буенча эшләячәк. Ритейлер интернет-сатуны Мәскәүдән башлаячак.

2014 елның җәендә "Ашан" азык-төлек булмаган товарларны интерет аша (Мәскәү, Калуга һәм Новосибирскта) сата башлады, шул елның көзендә интернет-сәүдә Россиянең 100 шәһәрендә оештырылды.

Auchan Франция ритейлеры Россия базарында 2002 елдан бирле эшли. Компания сайты мәгълүматлары буенча, Россиядә аның 96 кибете бар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20