Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.09.2017

Ашхабадта "Азиада-2017" уеннары башланды

Ашхабадта "Азиада-2017" уеннары башланды. Тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Хәрби көрәш сәнгате буенча ябык бинада уздырыла торган V Азия уеннары ачылышы Ашхабадның Олимпия стадионында узды. Бу хакта республика президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Азиада-2017" уеннарын Ашхабадта уздыру карары 2010 елның 17 сентябрендә Әл-Күвәйттә кабул ителде. Бу хакта килешү Төркмәнстан Олимпия комитеты һәм Азия Олимпия советы вәкилләре тарафыннан имзаланды.

Төркмәнстан Президенты Гурбангули Бердымөхәммәдов үз чыгышында әлеге чарага әзерләнүдә ярдәм иткән чит ил дусларына һәм хезмәттәшләренә рәхмәт җиткерде. Ул Уеннарны уздыруга әзерләнү барышында эшләнгән эшләрне санап узды. Ашхабадта Олимпия шәһәрчеге төзелгән. 157 га мәйданда 40 объект торгызылган. Алар арасында спорт төрләре буенча илкүләм һәм халыкара ярышлар уздыру өчен 16 спорт корылмасы да бар. V Азия уеннарына әзерлек чорында халыкара спорт җәмгыятьләре белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе тупланган. Төркмәнстан Президенты әлеге тәҗрибә белән киләчәк Азия уеннарын уздыручылар белән уртаклашу мөмкинлеге турында да белдерде.

Азия континенты илләреннән тыш Уеннарда Океаниянең 19 дәүләтеннән спортчылар катнашачак. Гомумән алганда, спортның 21 төре буенча 65 команда көч сынашачак.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Хәрби көрәш сәнгате буенча ябык бинада уздырыла торган V Азия уеннарының иң югары дәрәҗәдә уздырылуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкләренә ышандырды. “Әлеге ярышлар олимпия хәрәкәте үсешенең тарафдарлары булуыбызның, халыклар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекнең чагылышы булсын. Барлык катнашучыларга зур җиңү һәм уңышлар телим”, - диде Төркмәнстан Президенты һәм V Азия уеннарын ачык дип игълан итте, диелә матбугат хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера