Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2017

Аш-су пешерү осталары Казан халкын ризык әзерләргә өйрәтәчәк

1 нче августта II Tatarstan Top Hotels & Restaurants Award республика премиясе башланды. Аның максаты -халыкка хезмәт күрсәтү буенча иң кунакчыл оешмаларны билгеләү. Август аенда — һәр атнаның якшәмбесендә - Горки-Әмәт урманы паркында халык яратып өлгергән туклану урыннарында эшләүче иң оста пешекчеләр белән бергә ризык әзерләү серләренә төшенергә мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге хәбәр итә.

Премиядә катнашучылар Казан халкын затлы ризыклар әзерләргә, азык-төлек продуктларын дөрес сайларга өйрәтәчәк, шулай ук тәмле дә һәм файдалы да итеп туклану серләрен төшендерәчәк.

Горки-Әмәт урманы паркындагы «кулинар август» программасы шәһәрнең иң оста пешекчеләреннән осталык дәресләре, мөстәкыйль рәвештә затлы ризыклар әзерләп карау, шәһәрнең иң оста аш пешерүчеләре белән танышуны күзаллый. «Балалар почмагы» да эшләячәк.

Киләсе якшәмбедә, ягъни 6нчы август көнне, «Лучано» рестораны шеф-повары Алексей Данилов һәм «Левен» рестораны шеф повары Игорь Афанасьев чыгыш ясаячак. Аларга Мәскәүдән килгән танылган гастроблогер — «Мастер-шеф» шоу программасында катнашкан Надежда Славуцкая һәм Krutoy Media бренд-менеджеры Резидә Шакирова ярдәм итәчәк.

Программаны танылган казанлы — һәвәскәр пешекче Санчес алып барачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин