Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.07.2016

Астаховны алмаштырырлык кандидатлар Путинга тәкъдим ителгән

Россия Президенты карамагындагы Кеше хокуклары буенча совет президиумы Владимир Путинга бала хокуклары буенча вәкаләтле вазифасына кандидатлар тәкъдим иткән, дип хәбәр итә "Коммерсант".

Кандидатлар арасында Россия Президенты карамагындагы Кеше хокуклары буенча совет президиумы әгъзасы Елизавета Глинка, Советның җаваплы сәркатибе Яна Лантратова һәм Җәмәгать палатасы әгъзасы Елена Тополева-Солдунова бар. Шулай ук Федерация Советы да үз кандидатын - сенатор Валентин Петренконы тәкъдим иткән.

Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әлегә хәзерге балалар омбудсмены Павел Астаховның оставкасы турындагы указның имзалану-имзаланмавы турында белмәвен әйткән.

Элегрәк Астахов үзен отставкага җибәрүләрен сорап гариза язган иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20