Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.06.2017

Астана халыкара аэропорты Назарбаевка атап исемләнәчәк

Казахстан хөкүмәте башлыгы Бакытҗан Сагынтаев Астана халыкара аэропортының исемен алмаштыру турындагы карарга кул куйган. Аэропорт республика лидеры хөрмәтенә "Нурсултан Назарбаев" дип исемләнәчәк. Бу хакта "Известия" яза.

Карар текстын җирле мәгълүмат чаралары бүген бастырган. Анда бу үзгәреш карар халыкка җиткерелгәч үк гамәлгә керә, диелгән.

Астана аэропортын Назарбаев хөрмәтенә атау тәкъдимен 8 ел элек үк хәзерге Казахстан сенаторы, ул вакытта "Нур Отан" партиясе рәисенең беренче урынбасары, Дархан Калетаев ясаган булган. Үз инициативасын ул "Казахстан" һәм "Назарбаев" брендлары аерылгысыз" дип аңлаткан.

Астана халыкара аэропорты 1931 елда кече самолетларга хезмәт күрсәтү өчен булдырылган. 2005 елда масштаблы реконструкциядән соң  аның яңа пассажир терминалы ачыла. Бүгенге көндә ул эчке рейслар башкару буенча икенче урындагы аэропорт.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20