Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.04.2016

Астананың татар диаспорасы Муса Җәлил урамында өмә ясады

10 апрель көнне Казакъстан башкаласы - Астана шәһәренең Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил хөрмәтенә аталган урамда экологик өмә узды. Акцияне оештыру башлангычы белән җирле этномәдәни берләшмәләр чыккан. Җыештыру өчен төп объект шәех Кунт-Хаҗи исемендәге мәчет территориясе булган.

"Муса Җәлил урамында өмә үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Кагыйдә буларак, акцияне "Дуслык" Татар мәгариф мәдәни үзәге оештыра. Быел безгә Астана Казакъстан халыклар ассамблеясе карамагындагы Аналар советы, "Таң" татар-башкорт үзәге, Дөнья хатын-кызлары дуслык үзәге, «PosadiDerevo.kz»нең төбәк иҗтимагый оешмасының башкала филиалы кушылды. Моннан тыш, Татарстан һәм Россиядән килгән кунаклар да теләктәшлек белдерде", - дип сөйләгән "Дуслык" үзәге җитәкчесе Җәннәт Низаметдинова.

Өмә тәмамлангач, җыелучылар мәчеттә Муса Җәлил һәм Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салучылар рухына дога кылды, дип хәбәр иткән Казакъстанның Татар һәм башкорт милли-мәдәни үзәкләре ассоциацтясе вәкиле Ринат Дусумов.                          

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20