Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
31.08.2017

Ата-аналарны линейкаларга хезмәт хакында югалтуларсыз җибәрергә тәкъдим иттеләр

Ленинград өлкәсенең закон чыгару җыены депутаты Владимир Петров Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга Белем көне һәм Соңгы кыңгырауны бәйрәм итүгә багышланган мәктәп тантанасына бару өчен ата-аналарның эштән китүен нигезле сәбәп итеп санау һәм хезмәт хакында югалтуларсыз итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА «Новости» яза.

Депутат сүзләренчә, ел саен 1 сентябрьдә Россия халкының күбесе балаларын мәктәпләргә яки башка уку йортларына бәйрәм тантанасына озата. Алар, гадәттә, көннең беренче яртысында, эш вакытында уза. Шул ук вакытта ата-аналарның тантанада катнашуы, бигрәк тә беренче сыйныф укучысы ата-анасы өчен, мөһим вакыйга булып тора.

Әлеге чара йөз меңнән артык ата-ананың, шулай ук гаилә институтына ярдәм күрсәткән дәүләт мәнфәгатьләрен кайгырту булып торачак, дип саный Владимир Петров.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!