Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
29.09.2017

Атаклы актриса язмышын “Раба любви” фильмы ачып бирә

Сентябрьне озату кичен «Яңа Гасыр» каналы «Раба любви» нәфис фильмы белән бергә уздырырга чакыра. Революция барган илнең бер тыныч почмагында кино төшергән геройлар тарихын күзәтергә онытмагыз.

Драматик төс алган «Раба любви» нәфис фильмы милли кинематографның гимны буларак яңгыраш ала. Ерак 1975 нче елда билгеле режиссёр Никита Михалков тарафыннан төшерелгән фильм актриса Вера Холодная гомер юлының кискен борылышларын киң тамашачыга тапшыра. Төп героиня Ольга Вознесенская вакыйгалар барышында атаклы актрисаның прототибы буларак билгеләнә.

Фильмның кыскача тарихы түбәндәгечә яңгырый. 1918 нче елның көзендә Мәскәү Гражданнар сугышы шаукымыннан тынычланып кала алмый, чөнки аны большевиклар басып алган. Бу вакытта аклар җитәкчелек итеп калган Көньякта тулы көчкә сүзсез фильм төшерү белән мавыгалар. «Раба любви» дип аталган мелодрама жанрындагы фильмда төп рольне атаклы кино актрисасы Ольга Вознесенская башкара. Кино сәнгатендә яшәүчеләр сәясәт турында бөтенләй уйламыйлар, киресенчә, алар күбрәк үз киләчәкләрен кинематограф өлкәсе өчен мөһим шартлар тудырылган Париж белән бәйлиләр. Геройлар революция шаукымыннан читтә кала алырлармы?

Бу хакта сез шимбә, 30 нчы сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Раба любви» нәфис фильмын карап белә аласыз. Фильм «Яңа Гасыр» каналында 23:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин