Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
27.11.2017

Атаклы татар композиторына багышланган телеочерк экраннарда балкый

Дүшәмбе «ТНВ-Планета» телеканалында «Йөрәктән — йөрәккә» телеочерклар циклының чираттагы чыгарылышы күрсәтелә. Махсус телеочерк татар дөньясының атаклы композиторы Рөстәм Яхинга багышлана.

Рөстәм Яхин — татар композиторлык мәктәбе үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Ул — күренекле камера-вокаль һәм камера-инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Камера-инструменталь иҗатында аның фортепиано өчен язылган әсәрләре аерым урын алып тора. Ул татар фортепиано осталыгы үсешенә зур көч куя. Рөстәм Яхин — профессиональ белеме булган беренче татар композиторы һәм концертлар бирүче пианист. Хәзер Р. Яхинның фортепиано әсәрләре татар пианистлары репертуарының «алтын фондын» тәшкил итә.

Р. Яхин вокаль иҗатта да уңышка ирешә. Ул «иске» музыка язмый, стильләшү белән дә мавыкмый, үзенең иҗатында композитор бары тик заманчалыкка омтыла. Моң әһеле заманча татар музыка мәдәниятен үстерүне алга сөрә. Аның лирик-психологик, лирик-драматик вокаль әсәрләре, вокаль цикллары татар музыкасы өчен яңа сүз булып тора.

Чираттагы «Йөрәктән — йөрәккә» циклының Рөстәм Яхинга багышланган телеочеркын дүшәмбе, 27 нче ноябрь, «ТНВ-Планета» телеканалында 22:45 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии