Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2015

Һава торышы аркасында фатир өчен түләүләр арткан

Һава торышы аркасында фатир өчен түләүләр арткан

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр менә инде өч ел  1 июльдә арттырыла. Быел да тарифлар ел уртасында гына үзгәрәчәк. Әмма инде агымдагы айда исәп-фактураларындагы суммалар шактый артып килер дип көтелә.  Бу узган ягу сезонында халык тарафыннан кулланылган җылылык күләмен яңадан исәпләүләр белән бәйле.


Республикабызның кайбер шәһәрләрендә җылылык буенча яңадан исәпләүләр узган ел ахырында ук башкарылган. Шуңа да, әйтик, Нурлат районында фатир өчен түләүләр декабрь аенда ук күбрәк килгән. Ә менә күпчелек казанлыларны күңелсез “хәбәрләр” бу айда көтә.

Кулланылган җылылык күләмен ачыклап, түләүләрне яңадан исәпләү ел саен башкарыла. Республикабызның 13 шәһәрендә кешеләр җылылык энергиясе өчен ел әйләнәсендә норматив буенча түли. Шуңа да ел азагында идарәче компанияләр гомумйорт исәп приборларының күрсәткечләрен тәгаенләп, үз чыгымнарын билгели.

Җылылык азрак кулланылып, идарәче компанияләр халыкка артык түләнгән акчаларны кире кайтарган еллар да булган. Әйтик, 2012 һәм 2014 еллар шундыйлардан. Ә менә 2011 һәм 2013 елларда халык җылылык өчен, киресенчә, азрак түләгән булып чыккан. Нәтиҗәдә, идарәче компанияләр бу чыгымнарны ел башында бүлгәләп, исәп-фактураларындагы суммаларга өстәп җибәргән. Быел да шундый ук хәл – җылылык өчен җыелган суммалар тотылган чыгымнарга караганда азрак булып чыккан.

Җылылыкның узган ягу сезонда ни өчен күбрәк кулланылуын Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фроловаңлатып китте. Аның сүзләренчә,  барысы да узган җылыту сезонындагы һава торышына бәйле.

- 2013-2014 ел җылыту сезонында уртача температура 1,6 градуска түбәнрәк күзәтелде. Димәк, идарәче компанияләр йортларны җылытуга күбрәк чыгымнар тоткан. Өстәвенә, ягу сезоны да 18 көнгә озынрак булып, 230 көн тәшкил итте, - дип ачыклык кертте Алексей Фролов.

Идарәче компанияләрнең узган елгы өстәмә чыгымнары 326 миллион сум тәшкил иткән. Башкалабызда җылылык өчен түләүләрне яңадан исәпләүләр барлыгы 3 971 йортка кагылачак. Казан башкарма комитетының ТКХ комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, бу – башкала күпфатирлы йортларының 64 проценты дигән сүз. 314 йортта исә, киресенчә, чыгымнар халыктан җыелган акчалардан кимрәк булып чыккан. Нәтиҗәдә, 103,5 миллион сум кире кайтарылачак. Ә 1513 йортта яшәүчеләрнең исәп-фактураларында бернинди үзгәрешләр дә күзәтелмәячәк.

Әлегә гыйнвар аеның исәп-фактураларын “Азино-1” торак милекчеләре ширкәте генә өләшкән. Аларның фатир өчен түләүләре икеләтә диярлек артып килгән. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, биредә яшәүчеләр фатирларда суык булуга зарланган.  Шуңа да ТМШ җитәкчелеге йортларда җылылык температурасы нормадагы 18-20тан 22-24 градуска үзгәртү турында карар кабул иткән. Әмма фатирларны нормадан күбрәк җылыту, билгеле, җылылык өчен күбрәк чыгымнар тотуга китерә. Димәк, фатир хуҗалары да моның өчен күбрәк түләргә тиеш була.

Алексей Фролов сүзләренчә, яңадан исәпләүләр проблемасын хәл итү юлы – кулланылган ресурслар өчен шәхси исәп приборлары күрсәткечләре буенча түләү. Чаллыда мондый проблемалар инде күптән юк ителгән. Кешеләр үзләренең күпме җылылык кулланганын белеп тора һәм шуның өчен түли дә. Бу яктан Чаллы Казанга үрнәк була ала. Түбән Камада һәм Зәйдә яңадан исәпләүләрдән соң үзгәрешләр минималь күләмдә. Монда җылыту сезоны кыскарак булган. Димәк, проблемалар башкалабызда гына калган. Казанда фактик исәпләү системасына күчеш быел булачак дип вәгъдә иттеләр.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20