Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2016

Һава торышы: яшенле яңгырга карамастан, көн җылы булачак

Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, иртәгә республиканың күпчелек районнарында яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән көчле яшенле яңгырлар фаразлый синоптиклар. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнге сәгатьләрдә 7-12 градус җылылык булачак. Көндез 15-20 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында салкынрак, көньягында җылырак булыр дип көтелә.

Казанда 22 сентябрьдә төнлә яңгыр көтелә, урыны белән көчле, көндез явым аз булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача. Һава температурасы төнлә 8-10, көндез – 15-17 градус тирәсе җылылык булачак.

23 сентябрьгә каршы төндә Татарстанда урыны белән яңгырлар фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача. Һава температурасы 6-11 градус җылылыкта булачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20