Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2017

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының "Игелек ярминкәсе" "Континент" паркында уза

9 нчы сентябрь көнне «Континент» паркында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары халкы өчен хәйрия «Игелек ярминкәсе» узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чара барышында мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында белем алган балаларның иҗади эшләнмәләрен сату, сәләтле балалар катнашында күңел ачу программасы, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мастер-класслар, кулланучылар базары оешмаларының хәйрия сәүдәсе каралган.

Сатудан кергән акча Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүче балаларны дәвалау өчен хәйрия фондына тапшырылачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!