Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.05.2016

Австриядә эшлекле форумда Татарстанның инвестицион куәте тәкъдим ителә

Иртәгә Венада, Австриянең Федераль икътисад палатасында, Австрия Республикасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР делегациясе сәфәре кысаларында Татарстан-Австрия эшлекле форумы була.

Форумның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Австриянең Федераль икътисад палатасы президенты Кристоф Ляйтл, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Австриянең Мәскәүдәге илчелегенең икътисади мәсьәләләр буенча киңәшчесе Диетмар Фелльнер, Татарстан һәм Австриянең дәүләт хакимияте һәм эшлекле даирәләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Форум барышында Татарстан һәм Австриянең икътисади һәм инвестицион потенциалы тәкъдим ителеп, Татарстан-Австрия сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенең перспективалы юнәлешләре турында фикер алышыначак. Татарстан Республикасы һәм Австрия Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләренең адреслы очрашулары да ниятләнгән.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Альберт Кәримов билгеләп узганча, Татарстан белән Австрия арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек кысаларында 2015 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 49,1 млн евро тәшкил иткән.

Ведомство башлыгы эшлекле форум ике республика арасында алага таба сәүдә үсеше өчен җитди этәргеч булып дигән ышаныч белдерә.

Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20