Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
14.06.2017

Автошәһәрдә Мәләкәс елгасын һәм Тукай исемендәге яр буен чистарталар

16 июньдә Рус географиясе җәмгыяте әгъзалары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Чаллыда Мәләкәс елгасы төбен һәм Тукай исемендәге яр буйларын чистарту буенча экологик акция үткәрә. Бу хакта Рус географиясе җәмгыяте матбугат хезмәте җиткерә.

Программада яр буйларын һәм елга төбен чистарту чарасын Татарстан су асты спорты федерациясе һәм Алексей Леонов исемендәге Рус географиясе җәмгыяте су асты фәнни-тикшеренү отряды белән берлектә башкару каралган.

Биредә күңел ачу һәм белем туплау мәйданчыклары, Рус географиясе җәмгыяте фотокүргәзмәсе оештырылган, тарихчылар һәм географлар кызыклы лекцияләр укыячак. Акция чарада катнашучыларны тантаналы рәвештә бүләкләү белән төгәлләнәчәк.

Экологик акция бүген 12.00 сәгатьтә ГЭС бистәсендә Тукай исемендәге яр буенда, бистәнең 10/70 йорты каршында башлана. Чарага старт бирүдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашыр, дип көтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!