Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.04.2017

Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләргә 13,7 миллиард субсидия бүленәчәк

Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләргә 13,7 миллиард сум күләмендәге субсидия бүлеп бирү турында карарны Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган. Документ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган, дип яза Российская газета.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу акчаларны хөкүмәтнең резерв фондыннан алачак. Акчалар авыл хуҗалыгы техникасын үзебездә җитештерүчеләргә субсидия бирүгә тотылачак. Бу 21,2 мең авыл хуҗалыгы машинасы һәм 60,6 миллиард сумлык җиһазлар сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Хөкүмәт әлеге чара үзебездә авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүгә стимул булыр дип ышаналар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!