Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.06.2016

Авыл хуҗалыгы техникасына запас частьлар өчен ел саен 3,5 млрд сум чамасы акча сарыф ителә

Татарстанда ел саен авыл хуҗалыгы техникасына запас частьлар алу чыгымнары 3,5 млрд сум чамасы тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстан агросәнәгать комплексын техник һәм технологик модернизацияләү өчен 2014-2016 елларда республика бюджетыннан 2 млрд сум чамасы акча бүлеп бирелгән. Шушы өч елда "2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү" дәүләт программасын чынга ашыру чорында 1097 трактор, 365 ашлык суктыру, 146 терлек азыгын әзерләү комбайннары һәм башка кече техника, җиһазлар алынган.

"Соңгы елларда бәяләр арту һәм безнең товар җитештерүчеләрнең сатып алу мөмкинлекләре кимү сәбәпле, яңа техника сатып алу 2 тапкыр, ә кайбер күрсәткечләр буенча 3 тапкыр кимеде", - диде М.Әхмәтов.

Хәзер республикада авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын 13 оешма җитештерә. Алар арасында - «Агромастер», «Кузембетьевский РМЗ», «Чистопольские семена», «Татагрохимсервис» АҖ, «Казаньсельмаш», «Буа машина төзү заводы», «Хараша», «Казан сугару техникасы заводы», «АгроИдея», «Төхвәтуллин Д.И.», «Агровет». Шулай ук чит ил компанияләре белән уртак җитештерү мәйданнары да бар.

"Швециянең «ДеЛаваль» һәм Беларусьның «Унибокс» компанияләре белән Татарстанда «Карусель» заманча саву залларын җитештерү  булдыру буенча сөйләшүләр алып барыла, - диде вице-премьер. ТР агросәнәгать комплексында 800 гә якын чит ил тракторы исәпләнә, авыл хуҗалыгы машиналарының 30 проценты чит илнеке яки Россиядә җыелган. 2015 ел башыннан, валюта курсы кинәт үсү сәбәпле, бөтен чит илләр техникасына һәм запас частьларга бәя артты. Шул сәбәпле, республика оешмаларында запас частьлар ясау буенча эшлиләр", - диде министр.

М.Әхмәтов белдергәнчә, импорт товарны үзебезнекенә алыштыру эшчәнлеге башлангач, Татарстан оешмалырында 2 меңнән артык чит ил техникалары детальләрен җитештерү һәм ремонтланау алымнары үзләштерелгән. "Аларны сатып алу бәяләре 1,5-2 тапкыр, ремонтлау бәяләре - 5-6 тапкырга арзанрак. Шулай ук заманча тракторларның һәм комбайннарның ягулык аппаратларын һәм гидросистемаларын, электрон системаларны һәм идарә блокларын капиталь ремонтлау үзләштерелгән", - дип билгеләп үтте ул.

Хәзер чит ил авыл хуҗалыгы техникалары өчен запас частьлар җитештерү белән «Спецтехника-Әлмәт», «Гидросервис», «Агропласт», «Агровет», «СтандартПродМашСервис», «Буа машина төзү завод», «Теплообменник», «НПО Рифэк», «Лидер», СПЦ «Ресурс», «ФинАгроТрейд», «МТК – Ак Барс» кебек предприятиеләр шөгыльләнә.

Министр сүзләренчә, бу предприятиеләр төрле катлаулылыктагы детальләрне ремонтлый ала. Алар бер үк вакытта техника детальләрен һәм узелларын камилләштерә, сыйфатын яхшырталар, ныгыталар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20