Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2016

Авыл хуҗалыгына яңа сынау: тирес өчен лицензия алу зарур

Терлекчелек өлкәсендәге калдыкларга лицензия кертелү сәбәпле Татарстандагы 800 дән артык предприятиегә штраф салынырга мөмкин. Кирәкле сертификатлар бер генә авыл хуҗалыгы җитештерү оешмасында да юк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек советының проект төркемендә катнашучылар белдерә.

2014 елның декабрендә РФ Дәүләт Думасы 458 нче Федераль канунны кабул итте. Аның нигезендә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр куркынычлыгы буенча I-IV классларга кергән калдыкларны җыю, эшкәртү, күчерү һәм юкка чыгару буенча эшчәнлекне сертификацияләргә тиеш. Дәүләт стандартлары нигезендә, Федераль классификацион калдыклар каталогында терлекчелек өлкәсе калдыклары, ягъни тиресне 3 нче (уртача дәрәҗәдә куркыныч тудыручы) һәм 4 нче (түбән дәрәҗәдә куркыныч тудыручы) класслардагы калдыкларга кертә. Шул рәвешчә, быелның 1 июлендә эшмәкәрләрнең эшчәнлекләре нәтиҗәсендә терлек калдыклары китереп чыгару белән бәйле төрле операцияләргә лицензия алырга тиеш. Гадиләштереп әйткәндә, предприятиедә тирес туплана икән, димәк, бу эшчәнлек лицензия нигезендә башкарылырга тиеш. 

Бу канун авыл хуҗалыгы предприятиеләрен борчуга салды. Чөнки, закон кабул ителгәннән соң, алар барысы да канун бозучылар булып калды. Татарстан Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек советы белдерүенчә, бу канун нигезендә республикадагы 800 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм фермер хуҗалыгы лицензия алырга бурычлы. Әмма әлегә аларның берсендә дә лицензия юк. Россия законнары буенча аларның барысын да бүген үк җәзага тартырга мөмкиннәр. Лицензияләнергә тиешле өлкәдә тиешле сертификатларсыз эшчәнлек өчен РФ Административ хокук бозу турындагы Кодекс нигезендә 20 меңнән алып 50 мең сумга кадәр штраф салынырга, шул исәптән куркыныч калдыкларны барлыкка китерүче объектлар йолып алынырга мөмкин. Лицензиясез эшчәнлек өчен РФ Җинаять кодексының 171 маддәсе нигезендә дә җавапка тарту каралган - гаепләнүчегә 500 мең сумга штраф һәм 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.  

Лицензия алу процедурасы гадәттән тыш катлаулы һәм чыгымлы, дип саный ТР Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек буенча советның проект төркемендә катнашучылар. Алар процедураны җиңеләйтү ысулларын табарга һәм эшчәнлек алып баруны дәвам итү мөмкинлеге бирергә тырыша.

Эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрен лицензияләргә әзер түгел. "Бу эшчәнлек төрләренә лицензия алу өчен крестьян-фермерлык хуҗалыкларына тиешле таләпләрне үтәргә кирәк, - дип аңлатма бирде Эшмәкәрлек советының эксперт төркеме җитәкчесе Венера Камалова. — Бу таләп бернинди чикләүләрсез барлык эшмәкәрләргә дә кагыла". 

"Закон буенча өченче класслы калдыклардан зарарсызландырмыйча берни җитештереп булмый. (Бары тик тавык тизәгеннән генә ашлама җитештерәләр). Бу хакта барлык ветеринария хезмәтләре, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тә белдерә", - диде Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле Елена Попова һәм бу эш белән шөгыльләнәчәк хуҗалыклар булдырырга тәкъдим итте.

Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Ногманов тиресны юкка чыгаручы оешмалар белән килешүләр төзү иң кулай юл булыр иде дип тәкъдим итте. "Әмма әлегә тирес кебек калдыкларны җыю, юкка чыгару, эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр юк", - диде омбудсмен.

Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү зур табыш кертә торган бизнес төре түгел, күп кенә предприятиеләр болай да очын очка ялгап яши. Яңа таләпләр буенча калдыкларны тапшыру һәм аларны зарарсызландырган өчен түләү яки лицензия алу мөмкинлеге икеле.

Проект төркеме инициаторы Эльвира Корбанова сүзләренчә, лицензия алу өчен 100 мең сум чамасы түләргә кирәк, эшмәкәрләр бу чыгымнарга әзер түгел. "Сертификация эшмәкәрнең кулыннан килми торган эш. Бу эре фирмалар өчен дә зур йөкләнеш", - дип килеште Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле.

Төзелеш министрлыгы вәкиле Рөстәм Богданов классификация каталогын раслаган федераль органга мөгезле эре терлек калдыкларын төшереп калдыру үтенече белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Әмма Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле калдыкларны классификацияләүдән төшереп калдыруга катгый каршы булуын белдерде.

"Без тирес барлыкка китерү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр санын белергә тиеш. Бүген үк проблема килеп чыккан фермалар санын ачыкларга, проблеманың нинди дәрәҗәдә булуын күрсәтергә кирәк, - диде Тимур Ногманов. - Дүшәмбегә, саннарны күрсәтеп, тәкъдимнәр әзерләү зарур".

"Татар-информ" агентлыгы авыл хуҗалыгы буенча белгечләрнең бу проблемага мөнәсәбәтен ачыклады.

Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары берлеге рәисе Камияр Байтимеров: “Нәрсәне хәл итә бу лицензия?”

Гафу итегез, сыер йомышын башкарганга лицензия алырга кирәкмени? Тиресне кем җыя? Фермер. Кем аны күчерә? Фермер? Кем аны ашламага әйләндерә, басуга кертә? Фермер. Үзе эшләгән эшкә лицензия дә алырга тиешмени? Әгәр бу өлкәгә лицензия кирәк икән, дәүләт бюджетта акча карасын да, лицензия кертсен, нигә сыер йомышлаганны да фермер муенына асып куярга?

Лицензия алганга карап нәрсә үзгәрә? Лицензия алды ди фермер, аннары сыерның арт ягы бикләп куеламы? Алайса фермаларга унитаз куярга да, сыерны шунда йөртергә өйрәтергә кирәк. Нәрсәне хәл итә бу лицензия? Әгәр минем сыер басуга йөри икән, аның болында калдырган “күчтәнәчләре” өчен дә мин лицензия алырга тиешмени?

Бу канунны кабул иткәндә күп хаталар ясалган. Шуңа күрә без лицензия алырга тырышмыйбыз да.

Бу канунның нәрсәгә китерәсен әйтүе кыен. Әмма дәүләт органнары закон кабул иткән икән, аның үтәлешен тәэмин итүне тикшерү органнары көтеп кенә тора. Кайбер фермерларга штраф салабыз дип, яный да башладылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовта да бу хакта сөйләшү булды, анда да без уртак фикергә килә алмадык. Чөнки тикшерүче органнар тиресне калдык дип карый. Ә без тиресне калдык дип түгел, чимал дип карыйбыз. Ул - ашлама. Ә чимал ул калдык була алмый.

Мин бу мәсьәләдә тәртип кертергә кирәк дигәннәре белән килешәм, әмма тиресне ничек саклыйсы, ничек түгәсе - ул профильле министрлыкның, ветеринария хезмәтенең эчке документы булырга тиеш. Ә инде бу документ кабул ителгән икән, мин ике генә сәбәбен күрәм. Аны әзерләүчеләр авыл хуҗалыгын белми. Алай дисәң, аны кабул иткән кешеләр арасында безнең депутатлар да бар, алар нигә шулай тавыш биргән? Икенче сәбәбе – гел шәһәр эшмәкәрләреннән генә акча җыеп булмый, фермерларны да кысарга уйлаганнардыр.

Башка илләрдә бу проблеманы икенче төрле хәл итәләр. Билгеле бер зонада мал башы билгеле бер саннан артмаска тиеш. Шул рәвешчә, тирес тупланмый. Ә бездә гел тыю юлы белән генә хәл итәләр.

Аксубай районы фермеры Петр Погодкин: “Моның дәүләт күләмендә бернинди файдасы булмый”

Фермер 2 ел элек тиресне дөрес сакламаган өчен штрафка тартылган булган.

“2014 елның 1 октябрендә Россельхознадзор, технадзор, экологлардан торган комиссия килде. Берсе бер әйбер сорый, икенчесе - икенчесен. Җавап биреп кенә өлгер. Башта иске баллоннарны ачык һавада тоткан өчен бәйләнделәр. Аннары: “Тирескә паспорт бармы?” – дип сорадылар. Нинди паспорты булсын инде аның. Кайсы сыерныкы, кайсы дуңгызныкы икәне кирәкме әллә дим. Юк, тиреснең паспорты булырга тиеш, федераль законда шулай язылган, диделәр. Тиресне түгәргә чүплек белән килешүегез булсын, диделәр. Елга бер тапкыр биш көн дәвамында эколог булырга курсларда укып, таныклык алырга тиеш икәнмен. Минем эшем юк диярсең! 20 мең сум штраф салып киттеләр. 

Тирескә паспорт нәрсәгә кирәк соң ул? Минемчә, ул фермердан тагын акча алу ысулы гына. Без бит тиресне каядыр илтеп түкмибез, авыл урамы буйлап чәчеп йөртмибез. Ферма янына өеп куябыз да, басуга чыгарабыз. Әйе, билгеле бер урыны булырга, торак йортлардан күпмедер ераклыкта урнаштырылырга тиеш ул. Тәртип булырга тиеш. Әгәр авыл халкы тирес исеннән зарлана икән, анысы аңлашыла. Дәгъва юк икән, нигә бәйләнергә? 

Тикшерү органнарына нәрсәнедер табып, штраф салырга кирәк. Минем үземә дә әйттеләр – безгә план бирделәр, шуңа күрә штраф салабыз, диләр. Мин моны фермерларның хокукларын кысу дип бәялим. Болай да күпме фермер бөлгенлеккә чыкты. Көчкә очын-очка ялгап яшиләр. Болай да соңгы 5-6 ел рәтле уңыш булганы юк, өстәвенә бу килеп чыкты.

Мин санап чыгардым – паспорт өчен 15 мең кирәк. Аннан тыш әле күпме түлисе, күпме йөрисе. Минемчә, моның дәүләт күләмендә бернинди файдасы булмый. Бу бернәрсәне дә үзгәртми, фермерның кесәсен генә саектырачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев

Калдыклар тирә-юньгә тәэсире буенча төрле категорияләргә бүленә. Мәсәлән, тавык тизәген алыйк. Әгәр астында бетон яки башка изоляцион әйбер булмаса, ул грунт суларына үтеп керә. Шуңа күрә лицензия булырга тиеш дигән фикер белән килешәм. Бу беренче чиратта зур комплексларга кагыла.

Бу мәсьәләдә тәртип кертергә кирәк. Моның өчен акча һәм вакыт сорала. Бу авыл хуҗалыгы оешмаларының эшчәнлегенә авырлык китермәсен иде. Бу мәсьәләдә тәртип урнаштыру өчен кешеләргә вакыт – ниндидер коридор бирергә кирәк. Шушы ара эчендә алар тәртипкә китерсеннәр. Халыкка шушыны аңлатырга кирәк.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибгатуллин: “Рөхсәт алу - документ алу гына дигән сүз түгел”

Бу канун кабул ителүнең сәбәбе бик гади. Ни генә әйтсәң дә, тирес - терлекчелек өлкәсенең калдыгы. Аны теләсә нинди машина теләсә ничек күчереп йөртә алмый, теләсә кая ташларга ярамый. Күчереп йөрткәндә ул коела. Шуннан чыгып кабул ителгән әйбер бу.

Элек тиресне бик әйбәтләп ашлама итеп чыгаралар иде. Хәзер аның белән шөгыльләнүче бик юк бит, тирес түгү дигән әйбер онытылды ул. Рөхсәт алу ул акча түләп документ алу гына дигән сүз түгел, бу тиресне каядыр илтергә, аны утильләштерүне тормышка ашырырга кирәк. Кеше шушының өчен дә кәгазь алырга кирәкмени дип әйтә торгандыр, әмма алар, документ алгач, тиресләрен нишләтәсен уйлыйлар микән - шул турыда тагын бер кат үзләре әйтсен иде.

Безне сүгәләр инде дөрес закон кабул итмисез дип. Ул депутатлар анда нәрсә эшләп утыралар дип, тетәләр генә. Безнең элеккеге законнарыбыз капитализм системасына – базар законнарына ярамый. Нинди закон кабул итәргә дигән өлгесе юк, чөнки тарихта социализмнан капитализмга күчкән ил дә юк. Шуңа күрә, тәҗрибә ысулы белән, халыкның мәнфәгатен кайгыртып законнар кабул итәбез. Җитешмәгән яклар була дип әйтәсем килә.

Бу законны чыгарганда, мин лицензияне экология министрлыгы бирсен дип тәкъдим керткән идем. Риза булдылар. Аннары карасак – төзелеш министрлыгы Медведевка үзебезгә алырга кирәк дигән. Оператор итеп төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы билгеләнде. Хәзер лицензия белән алар шөгыльләнергә тиеш булып чыга.

Чит илләрдән карап кайтабыз – тиресне эшкәртеп басуга чыгаралар. Минем бу елларда андый хәлне күргәнем юк. Әгәр фермер бакчасына тирес чыгара икән, аннан лицензия сораган кеше юк. Ферма янында өелеп, чүп үсеп ята бит күп очракта. Ул һаваны агулап ятарга түгел, файда китерергә тиеш.

Лицензия өчен әллә никадәр акча түлисе юк. Мондый хәлләр булды инде. Сую пунктлары булырга тиеш дигәч тә, фәлән-төгән дип тавыш чыгарып йөрделәр. Әмма ул бит кирәк. Терлекне күп суялар, аның белән эш итүче кешеләр дә бар. Кая куялар аның калдыкларын? Абзар артына чыгарып аталар. Чын дөресе шул. Әгәр авылда шундый пункт булса, аның нәрсәсе начар? Акчаңны түлисең дә, ит итеп алып кайтып китәсең, калдыклары да чүпләми табигатьне. Санитария-гигиена кагыйдәләре үтәлергә тиеш бит. Балык тоту буенча да ничә тапкыр закон кабул иттек, ничә тапкыр үзгәрттек. Шулай бара инде ул.

Монда контроль булырга тиеш. Кемгә дә ошамаска мөмкин бу закон, әмма күпчелек халыкка, табигатькә зыян салырга ярамый. Шул нигездән чыгып эшләнә торган закон. Киләсе сайлауда сайласалар, халык соравы буенча, ниндидер үзгәрешләр кертербез.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20