Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2017

Авыл яшәешен "Туган җир" тапшыруы үз күзлегеннән ачып бирә

Авылның бүгенге хәл-халәте, авыл кешесенең тормыш-көнкүреше, аны борчыган мәсьәләләр "Туган җир" тапшыруында яктыртыла. Тапшыру авылда төпләнеп калган булдыклы эшмәкәрләр яшәешен, авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышлар, яңалыклар һәм, шуның белән беррәттән, кимчелекле якларны да ачып бирә.

Авыл хезмәткәрләре ничек эшли? Заманча авыл нәрсә белән яши? Ерак авылларда яшәүче гади кеше, үсемлек һәм терлек үстерүдә алга киткән технологияләрне кулланышка кертү, ферма хуҗалыкларын борчыган мәсьәләләр һәм бу өлкәдәге үрнәк булырлык хуҗалыклар турында "Туган җир" тапшыруында карагыз. "Туган җир" һәр җомга "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында хәзер 18:00 сәгатьтә күрсәтелә, ә сишәмбе 10:50 сәгатьтә кабатлана. Айның дүртенче җомгасында "Родная земля" рус телендәге чыгарылышы күрсәтелә.

Тапшыруның иҗат төркеме һәрдаим тамашачылар белән элемтәдә тора. Үзегезнең тәкъдим-теләкләрегезне, борчыган мәсьәләләрегезне (843)570-50-24 телефонына шалтыратып, tuganjir@mail.ru электрон почтасына яки "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемгә - http://vk.com/tuganjir язып мөрәҗәгать итә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!