Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.07.2017

Авыруларга нинди ярдәм күрсәтелүен “Таяну ноктасы” белешә

Диабет – эпидемияме һәм чаң сугар вакыт җиттеме? Сишәмбе, 11 нче июль, “Таяну ноктасы" тапшыруы диабет авыруы һәм аны киметү буенча көрәш турында әңгәмәгә чакыра. Тапшыруның темасы юкка гына сайланмаган, соңгы елларда авыру белән интегүчеләр саны артканнан арта гына бара.

Быел Татарстанда 114 мең кешегә шикәр авыруы диагнозы куелган, аларның 900е – балалар.

Ел саен әлеге чир 8 мең кешедә ачыклана. Һәр елны билгеләп уза торган Бөтендөнья сәламәтлек көне дә «Диабетны җиңәбез» девизы астында уза. Бу көннең чикләрендә «Сәламәт бул!» Бөтенроссия акциясе уздырыла. Акциянең максаты – халыкка риск факторлары һәм шикәрле диабет профилактикасының чаралары турында хәбәр итү дәрәҗәсен күтәрү. Республика медицина профилактикасы үзәге шикәрле диабет белән авыручылар өчен шушы акция химаясында булган мәктәп уздыра. Чирдән котылу чаралары эзләнеләме һәм күрсәткечләрне киметү өчен нинди эшләр башкарыла?

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 11 нче июль, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20