Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2017

Аз керемлеләргә ризык алу өчен ярдәм күләме билгеләнде

Халыкка азык-төлек ярдәме күрсәтү программасы нигезендә түләүләр бер кешегә елына 10 мең тирәсе булырга мөмкин, дип җиткерде журналистларга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

«Коллегалар белән үткәрелгән беренчел исәпләүләр буенча, елына якынча кеше башына 10 мең сум туры килә», — дип җиткергән ул.

Алдан ул адреслы азык-төлек ярдәме программасы 2018 елның икенче яртысында эшли башлаячак, ә 2019 елда тулаем эшләп китәчәк дип белдергән иде. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы программа өчен елга 200−300 млрд сум акча кирәклеген ачыклаган.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең февраль аенда уздырылган сораштыруы нигезендә, гаилә кеременнән чыгып, азык-төлек картасын алуга сораштырылган россиялеләрнең 31 проценты өметләнүен, ә 26 процент россияле аңа ихтыяҗ булуын җиткергән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций