Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.04.2016

Азат Кадыйров футбол буенча Россия Кубогының финал матчына Kazan-Arena стадионындагы газонның хәтфә келәм рәвешен алачагына ышана

Футбол буенча финал матчы 2 нче майда узачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” автономияле оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров әйтүенчә, уенга кадәр футбол газоны яхшы хәлгә китереләчәк. “Әйе, газонга карата кисәтүләр бар, “Рубин”ның соңгы уеныннан соң да бу нисбәттән сораулар булды, тик аны алыштыру турында сүз бармый. “Россия 2018” оештыру комитетына консультацияләр бирүче белгеч сүзләренә караганда, Казанда газон үләненең тамыр системасы яхшы хәлдә. Эксперт газонның “терелеген” таныды. Хәзер ул хәтфә келәм рәвешен алсын өчен, бары тик вакыт һәм кулай һава шартлары гына кирәк, агрономик чаралар да үткәреләчәк”, - дип белдерде ул.

Азат Кадыйров сүзләреннән аңлашылганча, газонны нормаль хәлгә китерү өчен консультацияләп торучы компания тарафыннан программа эшләнгән, бүгенге көндә ул Kazan-Arena белгечләре тарафыннан башкарыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20