Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.03.2016

Азат Кадыйров: “Казанның футбол буенча Конфедерацияләр Кубогын һәм Дөнья чемпионатын уздыруга әзерлеге - 70-80 процент”

Азат Кадыйров: “Казанның футбол буенча Конфедерацияләр Кубогын һәм Дөнья чемпионатын уздыруга әзерлеге - 70-80 процент”Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә футбол буенча Конфедерацияләр Кубогына 2016 елда жирәбә салу чараларына, 2017 елда Конфедерацияләр Кубогы уеннарын үткәрүгә, 2018 елда FIFAның футбол буенча Дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек турында ачыклык кертелде.

Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе директоры Азат Кадыйров шул хакта тәгаенләгәнчә, Конфедерацияләр Кубогы-2017гә жирәбә быел 26 ноябрьдә салына һәм мондый чара Россиядә әле беренче тапкыр гына үткәрелә. “Теннис академиясе”ндә булачак шоуга 800ләп кунак чакырылган – алар спорт һәм дөнья йолдызлары, турнирда катнашасы илләр вәкилләре, спорт өлкәсендә эшләүчеләр. 2017 елның 17 июненнән 2 июленә кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочида уздырылачак турнир финалына 5 җыелма команда чыкканлыгы билгеле: аны үткәрүче ил булган Россия, 2014 ел дөнья чемпионаты җиңүчесе Германия, 2015 ел Азия Кубогы җиңүчесе Австралия, 2015 ел Америка Кубогы җиңүчесе Чили, КОНКАКАФ Алтын Кубогы иясе Мексика. “Тагын Европа, Океания һәм Африкадан 3 катнашучы киләсе ел февраль уртасында континенталь турнирлар нәтиҗәләре буенча ачыкланачак. Казан исә Кубокның 16 матчының 4сен үзендә кабул итә, шул исәптән Россия җыелмасы катнашындагы уенны да”, - дип сөйләде А.Кадыйров. Әлеге матчлар 2017 елның 18, 22, 24 һәм 28 июненә билгеләнгән, Россия җыелма командасы 24е уйный.

2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр FIFAның футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиянең 11 шәһәрендәге 12 стадионында үткәреләчәк. 16, 20, 24, 27 июньдә чемпионатның төркем этабы 4 уенын Казанда уздыра. Плей-офф кысаларында 30ы көнне биредә финалның 1/8 уены була, 6 июльдә – чирекфинал уены. Шул рәвешле, Дөнья чемпионатының 6 уены Казанда үткәрелә. Төп мәйданчык буларак “Казан-Арена” стадионы сайланган, күнегүләр өчен “Үзәк”/”Центральный”, “Электрон”, “Рубин”, “Трудовые резервы” стадионнары әзерләнә һәм чемпионат базасы сыйфатында “Ак Барс” хоккей клубы, “Идел” яшьләр үзәге, “Казан” тау чаңгысы комплексы, “Балкыш” санаторий-профилакторие сайланган. Әлеге объектларда FIFA таләпләренә туры китереп, реконструкция эшләре быелдан башлап алып барылачак. Соңыннан журналистларның сорауларына җавабында Азат Кадыйров, бүген сүз алып барылган дөньякүләм спорт вакыйгаларына Казан объектларының әзерлеге 70-80 проценттан да ким түгел, дип бәяләде. Федераль Хөкүмәт, Росия Президенты, Татарстан Президенты ярдәме белән Казанда уникаль спорт инфраструктурасы булдырылган – бу беркемгә дә сер түгел, дип, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе башлыгы әлеге база мөмкинлекләренә ишарәләде.

Дөнья чемпионатында катнашучыларга, оештыручыларга, җанатарларга дип 37 отельдә 3642 номер, 16 кунакханәдә 949 номер, Универсиада авылында 3051 номер әзерләнә.

Чемпионат вакытында транспорт тәэминаты мәсьәләсендә шәһәрнең пассажир ташу белән идарә планы эшләнгән, ул FIFA таләпләренә туры китерелгән һәм Казанның халыкара аэропорты һәм тимер юл вокзаллары операцион планнары исәпкә алып төзелгән. Шулай ук шәһәрне бизәү планы да формалаштырылган.

Дөнья чемпионатының төп мәйданчыгы “Казан-Арена” стадионы һәм Су спорты төрләре сарае янындагы, шулай ук Яңа Савин районындагы спорт комплекслары территорияләрендәге парковка мәйданчыкларыннан тыш, Казанның Гаврилов һәм Ямашев урамнары очрашкан турыда шушы чемпионатка парковка ясалачак. “Ул FIFA таләпләре буенча эшләнә, чөнки Футбол ассоциацияләре халыкара федерациясенең клиент төркемнәре зур, аларга туры килгән парковка мәйданнары ягыннан тәэмин итү тиешле. Гаврилов урамындагысы буенча проект алды проектлау эшләре алып барыла. Аның мәйданы - 40 мең кв.метр чамасы, һәм ул кимендә 700 җиңел машина һәм 150ләп автобус кабул итәрлек үзлеккә ия булырга тиеш”, - диде А.Кадыйров.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бөтен дөньядан Казанга киләчәк 800 кунакның 90 процентлабы төбәгебезгә беренче тапкыр аяк басачак. Шулай булгач, Казанны фәкать матур яктан күрсәтү-таныту өчен без барысын да эшләргә тиеш, диде. Җәйге Универсиада, спортның су төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатында уеннарга әзерлек, кабул итү, оештырылыш гел үрнәк итеп күрсәтелде, инде алда торган дөньякүләм футбол чаралары да иң югары дәрәҗәдә уздырылсын өчен бик тырышырга кирәк булачак. Кунакчыллык объектларының барысына да барып, якын арада атлап йөреп чыгарга кирәк булачак, дип кисәтеп куйды. Шуны да онытырга ярамый – Конфедерацияләр Кубогы, Дөнья чемпитонаты уздырган шәһәрләр арасында конкурс булачак, без анда беренче урын алырга тиеш, дип өндәде шәһәр башлыгы И.Метшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20