Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
01.11.2017

“Азия гүзәле - Себер-2017” бәйгесендә Башкортстан чибәре тамашачы мәхәббәтен яулаган

Башкортстанның яшь моделе, 17 яшьлек Динара Әхмәтханова интернет-тавыш бирүдә «Азия гүзәле — Себер-2017» бәйгесендә «Тамашачы мәхәббәте призы» җиңүчесе булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Шулай ук Уфа гүзәле «Мисс фото» номинациясенә дә лаек булган. Уңышлы чыгыш ясавы белән аны социаль челтәрдә «Башкортстан миссы» модель агентлыгыннан кураторлары котлаган.

«Азия гүзәле — Себер-2017» бәйгесе Красноярскида узган. Ул Якутия, Тува, Башкортстан, Хакасия, Кыргызстан, Шори, Әзербайҗан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан иң матур туташларны җыйган.

Бәйге җиңүчесе булып Якутия кызы танылган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!