Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.11.2015

Азнакай районы башлыгы укучылар белән өчпочмак пешерде

Азнакай районы башлыгын пешекче, аның урынбасарын эретеп ябыштыручы итеп кайчан күрер идең әле. Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында 9 нчы сыйныф укучыларына район, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре әнә шулай мастер-класс күрсәттеләр, дип хәбәр итә районның “Маяк” газетасы.

"Эшче һөнәрләр һәрчак мактаулы булды. Мин үзем дә кечкенәдән эшләп үстем. Өйдә мал тота идек, печәнен дә әзерләдек, тиресен дә түктек, мал да карадык, чөгендерен дә утадык. Бүген бу күнекмәләр хезмәтемдә нык ярдәм итә, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Эштән курыкмаган бала авырлыклардан курыкмый, тормышында җиңелрәк була. Эш белән мәшгуль кешенең начар гадәтләргә вакыты калмый. Бүген яшьләребезгә үз мисалыбызда шуны төшендерәсе һәм күрсәтәсе килде", - диде ул.

Марсель Шәйдулин ак халат киеп, алъяпкыч бәйләп, өчпочмак ясап замана яшьләрен таң калдырды. “Ир кеше барысын да булдырырга тиеш. Мин һәр елны 8 Мартка хатыныма бәлеш ясап пешерәм”, – ди ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20