Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2017

Азнакай ветераны күкрәгендә – ярчык, башында – пуля йөртә

Азнакай ветераны күкрәгендә - ярчык, башында — пуля йөртә. дип яза район газетасы.

Әйе, ул бүгенге көндә дә тәнендә пуля һәм мина ярчыгы йөртә. Колак янына уңайлы гына урнашкан пулясын гади күз белән дә күрергә мөмкин. Дошман пулясы Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәсим Хәниповны, (ул чорда әле япь-яшь егетне), беренче тапкыр 1942 елның октябрь аенда Калинин фронтында яралый. Уң як күкрәге яраланып, госпитальдә озак кына дәваланырга туры килә. Яра бик тирән була. Табиблар юкка гына аңа: «Син күлмәктә тугансың», — димиләр. 1943 елда алган икенче ярасыннан да исән калуы, сугышчының чыннан да бик бәхетле булуын, фәрештәләре саклавын раслый. Бу юлысы инде пуля башны тишеп уза. 1944 елда инде өченче кабат яралана: ул сул күзсез кала. Менә шулай өч тапкыр яраланганнан соң, башындагы пуля һәм күкрәгендә мина ярчыгы белән туган якларына кайтып китә. Күкрәгендә -«Батырлык өчен» медале.

Егет туган авылы Түбән Сукаешта, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя, хисапчы булып эшләүче Рәйсә исемле чибәр кызны очратып, гаилә кора. 1966 елда яшь гаилә Азнакайга күчеп килә. Мөхтәсим Хәниф улы Актүбә төзелеш-монтаж идарәсендә лаеклы ялга чыкканчыга кадәр балта остасы булып эшли. Үз эшен намус белән башкара, күпсанлы бүләкләр белән бүләкләнә. Гаилә бик тату, бәхетле яши. Тик менә балалары гына булмый. Тормыш иптәше дә иртәрәк якты дөнья белән хушлаша. Әмма язмыш аңа тагын бер бүләк әзерләгән икән әле: үзе кебек үк иртә тол калган Мәндүрә Шәйхразый кызы белән таныштырып куя. Хатынының вафатына кадәр, 30 ел бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшиләр алар.

Әле күптән түгел муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район комиссары Рәдиф Камалеев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Элиза Мәрданшина сугыш ветераны Мөхтәсим Хәниф улын 94 яше белән тәбрикләп, җылы сүзләрен җиткерделәр. Ул бүген ике онык, биш оныкчыкның яраткан бабасы. Оныклары, балаларының (Мәндүрә апаның) уңышларына сөенеп, аларның кадер-хөрмәтен тоеп яши.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера