Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.09.2017

Азнакайда экстремизмга каршы велоузыш үтте

Азнакайда экстремизмга каршы велоузыш үтте. Азнакайда «Экстремизмга — юк!» айлыгы кысаларында велоузыш оештырылды. Чарада катнашучылар арасында мәктәп укучылары, студентлар, шәһәрнең төрле оешма хезмәткәрләре һәм дин вәкилләре бар иде, дип яза район газетасы.

Велоузышта катнашучылар алдында чыгыш ясап, районбашкарма комитеты рәисе Айдар Шәмсетдинов әлеге чараның әһәмиятен билгеләп узды.

— Безнең республикада, шул исәптән районыбызда да төрле конфессия вәкилләре арасында татулык яшәп килә. Киләчәктә дә бердәм булып, район һәм шәһәр үсешенә үз өлешебезне кертербез дип ышанам, — диде җитәкче азнакайлыларга мөрәҗәгать итеп.

ЮХИДИ хезмәткәрләре күрсәтмәләр биргәч, велосипедчылар юлга кузгалды. Шәйхетдинов, Гагарин, Нефтьчеләр урамын узып, алар «Азнакай нуры» мәчете кырына җыелды. Өлкәннәрдән балалар да калышмаган.

— Бик күңелле булды, тамчы да арымадык. Киләсе елга да акциядә катнашырга теләгем бар, — ди 6 нчы сыйныф укучысы Мәрьям Фролова.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера