Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.08.2015

Азык-төлек продуктларын җибәрүчеләр челтәрләргә бәяләр арту турында хәбәр җибәрә башлаган

Азык-төлек продуктларын җибәрүчеләр челтәрләргә бәяләр арту турында хәбәр җибәрә башлаган. Моннан тыш, ритейлерлардан янә, узган кыштагы кебек, яңа прайсларны карап-кабул итү вакытын 45 көннән 14 көнгә кадәр киметүне таләп итәләр. Кибетләр белдергәнчә, доллар курсына сылтама белән аларга яңа бәяләрне икмәк-күмәч эшләнмәләре, яшелчә, җиләк-җимеш, алкоголь, көнкүреш химиясе җибәрүчеләр тәкъдим итә, дип яза "Известия".

Россия ашлык берлеге президенты Аркадий Злочевский фикеренчә, икмәккә бәяләр күпләп артмаячак һәм бу товар җибәрүчеләрнең бәя арттыруның берәмле очрагы гына. Чәй һәм кофе җитештерүчеләр быелгы рубль курсы тотрыксызлану узган елгыдан шактый аерыла дип саный, гәрчә алар товарына бәя доллар курсына 80-85 процентка бәйле булса да.

Исегезгә төшерәбез: рубль долларга карата июль ахырында очсызлана башлады. Доллар бәясе 49,2 сумнан 65, евро 55 сумнан 72 сумга кадәр күтәрелде. Рубльнең бәясе төшү, 2014 ел ахырындагы кебек үк, дөнья базарында нефть бәясе төшүгә бәйле.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20