Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.07.2017

Байлык акчада түгел, чын байлык “Әдәби хәзинә” төпкелендә табыла

Чын хәзинә нинди була? Моның ише сорауларга “Әдәби хәзинә” тапшыруы дип һич уйламыйча җавап бирүчеләр гыйлем һәм мәгърифәт яклы яшь дуслар. Алар өчен белем туплау һәм китап уку иң яраткан шөгыль исәпләнелә, алар бары гыйлем аша гына үзләренең һәрбер мәшәкатьне җиңеп чыга алуларына ышаналар.

Шундый яшь дуслары өчен “Яңа Гасыр” телеканалында “Әдәби хәзинә” тапшыруы эшләп килә. Тапшыруның алып баручы Рания Юнысова әдәби хикмәтләрнең һәрбер серен “Әдәби хәзинә” яраткан тамашачыларга ачып бирергә әзер. Тапшыруның төп бурычы – аңлаешлы һәм кызыклы рәвештә татар мәгърифәтчеләре һәм язучыларының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Мәктәп укучыларының үз катнашулары тапшыруның алыштыргысыз өлешенә әйләнде. Алар танылган әдипнең иҗатына зур игътибар күрсәтәләр, аның әсәрләренең яраткан өлешләрен яттан сөйлиләр яки әдипнең тормыш юлына бәйләп эшләнгән иҗади хезмәтләрен тамашачылар белән уртаклашалар. Һәр чыгарылыш мәктәп укучыларына гына түгел, ә һәрбер телевизор караучыга зур белем учагы өсти, аларны татар әдәбиятының бай һәм югалмас тарихы белән таныштыра.

Белем һәм мәгърифәт чыганагы булган “Әдәби хәзинә” тапшыруын “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 15:15 сәгатьтә, ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 17:30 сәгатьтә карагыз. “ТНВ-Планета” телеканалында тапшыру якшәмбе 17:20 сәгатьтә күрсәтелә.

Байлык тулы “Әдәби хәзинә” сезне белем һәм мәгърифәт дөньясына чакырып кала!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20