Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.05.2015

“Байрак – Җиңү символы” дип исемләнгән тантаналы чара булды

“Байрак – Җиңү символы” дип исемләнгән тантаналы чара булдыТР Милли музеенда “Байрак – Җиңү символы” дип исемләнгән тантаналы чара булды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылды.

Чарада катнашучылар фронт юлларын үткән һәм Берлинны алуда катнашкан 146 нчы укчылар дивизиясенең 280 нче артиллерия полкының хәрби байрагын күрүгә иреште. “Казанда 146 нчы укчылар дивизиясе формалашкан булган. 1942 елның 15 февралендә әлеге байрак шул дивизиягә тапшырылган. Билгеле булганча, 18 меңлек 146 нчы укчылар дивизиясе Мәскәү һәм Мәскәү янын саклауда, Смоленск, Беларусь, Балтыйк буе, Варшаваны азат итүдә катнаша. Бу байрак белән дивизия Берлинга кадәр барып җитә”, - диде ТР Милли музееның әйбер чыганаклар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Оксана Латышева.

Әлеге байракта “Бөгелмә районы хезмәтчәннәреннән” дигән сүзләр язылган. 
Республикада формалашкан дивизиягә тапшырылган шундый байраклар музейда әле ачылган “Татарстан – Җиңүнең тылдагы терәге. 1941-1945 еллар” исемле күргәзмәсендә дә тәкъдим ителә. Алар – 146 нчы укчылар дивизиясенең 512 нче укчылар полкына Биектау районы хезмәтчәннәре тапшырган һәм Столбище районы хезмәтчәннәре 608 нче укчылар полкына тапшырган әләмнәр.

Байракны халык алдына Раифаның 1 нче номерлы махсус училищесы почет каравылы чыгарды.

ТР Милли музее директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Светлана Измайлова: “Моннан 70 ел элек совет халкы барысы да Берлинда сугышның соңгы көннәре барганын белгән. Бөтен ил фашист Германиясенең капитуляциясен көткән. Бүген дә шундый ук дулкынландыргыч көннәр. Безнең өчен бу бик мөһим дата, чөнки бу сугышта музеебыз үзенең хезмәткәрләрен дә югалтты, - дип сүз башлады һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының көннән-көн азаюын, аларга хөрмәт һәм игътибар күрсәтергә кирәклеген искәртте. - Советлар Союзы өчен генә түгел, ә фашист Германиясе басып алган башка халыклар өчен дә тынычлык яулап алдык һәм бу Бөек бәйрәм хакында хатирәләрне саклау, алдагы буынга җиткерү − безнең бурыч”, - диде Светлана Измайлова.

“Сугыш еллары ерагайган саен, тылдагы һәм сугыштагы халыкның нинди зур батырлык кылганын тоясың. Аны оныту мөмкин түгел. Безнең халык тарихны прогресс һәм тынычлык ягына борды”, - диде тантаналы чарада чыгыш ясаган ТР студентлар хезмәт отрядлары ветераны һәм сугыш чоры баласы Римма Гыймадетдинова.

Җиңү байрагын чыгару тантанасына сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һ.б. чакырулы иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20