Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
30.05.2017

Бакча уңышына салкын май аеның тәэсирен "Таяну ноктасы" өйрәнә

Бакча уңышына салкын май ае уңай тәэсир итәме, әллә мондый һава торышының тискәре яклары күбрәкме? Мәсьәләнең чишелешен бүген, 30 нчы май, «Таяну ноктасы» студиясендә танылган кунаклар эзли.

Май ае — елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелгән, җир кишәрлекләрендә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәткән ай. Бу айда, иң элек, апрельдә башланган эшләрне төгәл­ләргә кирәк. Ай башында кишәрлекләрдә беренчел бакча эшләре тәмамланган була. Икенче яртысы җылы ярата торган орлыкларга тамыр җәю өчен уңай вакыт. Май аеның салкын һава торышы белән алышынуы бакча үсентеләренә нинди тәэсир ясавын «Таяну ноктасы» өйрәнә.

Ток-шоуда бакча белән якыннан таныш белгечләр катнаша: ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, бакчачылык өлкәсендә ярты гасыр тәҗрибәсе булган профессор Фарсель Зыятдинов, Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, Татарстан Республикасының халык артисты Зөлфия Шакирова, Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Хафизов, журналист һәм шоумен Нур Алиев.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 30 нчы май, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!