Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2016

Бакчачылар үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә ия булырга тиеш - Медведев

Бакчачылар үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә ия булырга тиеш - МедведевБакчачылар үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә ия булырга тиеш, ялларда ярминкәләр уздыру файдага гына, диде Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген бакчачылык хуҗалыгы вәкилләре белән очрашуда. Бу хакта "РИА-Новости" яза.

"Бакчачылык ширкәтләрендә үстерелә торган җиләк-җимешнең һәм яшелчәнең сыйфаты читтән кертелгән продукциянекеннән югары, чөнки бакчачы аны экологик шартларда үз куллары белән үстерә. Әгәр продукция артык икән, сатарга кирәк, аның ояты юк", - диде Медведев.

Ял көннәрендә ярминкәләр оештыру, кооперативлар, кечкенә кибетләр ачу файдага гына, "шуңа күрә бу нормаль тема" дип, фикерен белдерде премьер.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20