Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.04.2017

Бакый ага Урманче шәкерте кичке уен кагыйдәләре белән таныша

Бишенче апрельдә «Вечерняя игра» тапшыруы студиясенә танылган рәссам Надир Әлмиев килә. Рәссам белән кичке уен чыгарылышы кабатлап күрсәтелә.

Надир Әлмиев — танылган рәссам, 2005 нче елда Татарстан рәссамнары арасында мәртәбәле саналган Бакый Урманче премиясе лауреаты булып таныла. Үзенең бер интервьюсында рәссам: «Үземнем остазым дип Бакый ага Урманчены саныйм. Бакый ага Урманчедан алган сабакларны мин гомерем буе хәтерләдем һәм әлегәчә хәтерли киләм. Ләкин остазлыгының төп күрсәткече итеп бер мөһим сыйфатын китерер идем: ул, сәнгать юлын сайладың икән, гомер буе шул сайлаган юлыңа тугры калырга, көчеңне дә, вакытыңны да кызганмыйча иҗат итәргә өйрәтте. Һәм мин аның бу өйрәтмәсеннән тайпылмыйча яшәргә омтылам,» — дип остазыннан алган киңәшләре белән уртаклашкан. Бүген «Вечерняя игра» тапшыруында танылган рәссам нинди сыйфатларын кайчан үзләштергәнен тамашачыларга сөйләр.

Бу һәм башка кызыклы сорауларга җавапны бүген, 5 нче апрель, 22:10 сәгатьтә «Вечерняя игра» тапшыруында белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!