Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
24.07.2017

Бала табу юлларын дүшәмбе “Таяну ноктасы” өйрәнә

Кесарев кисеме hәм гадәти юл белән баланы ничек табарга? Бу четерекле сорауга җавапны дүшәмбе кичендә «Таяну ноктасы» тапшыруы эзли. Кунаклар нинди нәтиҗәгә килер һәм кайсы юл дөрес дип табылыр? Каршылыклы җаваплар ток-шоуда билгеләнә.

Бүгенге халык, бигрәк тә хатын-кызлар, бу теманы аеруча үз итә. «Бала бары тик гадәти юл белән генә дөньяга килергә тиеш» дип санаучылар белән беррәттән, «бала табу — катлаулы процесс, бу эшне табибларга тапшыруың мең өлеш артык» дип уйлаучылар да еш очрый. Һәркем үзен дөрес дип саный. Ток-шоу кунакларында бу мәсьәләгә карата төрле фикер йөриме, әллә аерым бер нәтиҗәле җавап урын алганмы?

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны дүшәмбе, 24 нче июль, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин