Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.04.2015

Балалар лагерьлары җәйгә әзерме?

Уку елы тәмамланырга бер ай вакыт калып бара. Балаларның да уенда инде белем туплау кайгысы түгел, алар җәйге ял турында хыяллана. Берәүләре әби-бабасы янына авылга кайтып китәчәк,  икенчеләре исә лагерьларга юл тотачак. Сөенечкә, республикабызда балалар ялына бик җитди карыйлар – ел саен ул иң югары дәрәҗәдә оештырыла.


Лагерьлар балаларны әле июнь аенда гына кабул итәчәк. Әмма сезон ачылуга әзерлек эшләре ел башыннан ук бара. Малай-кызларның ялын оештыруга карата куелган күпсанлы таләпләрне үтәү, ял үзәкләрен кадрлар белән тәэмин итү, балаларга мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру, кызыклы программа әзерләү - хәл ителәсе мәсьәләләр бик күп һәм аларның һәркайсы зур игътибар сорый.

Куркынычсызлык чараларын күрү исә иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Алла сакласын, алай-болай берәр үсмерне талпан тешли калса, агулану очрагы булса даныбыз бөтен Россиягә таралачак бит, диләр балалар ялын оештыручылар. Шуңа да җәйге сезон бәла-казаларсыз узсын өчен төрле ведомстволар кагыйдәләр үтәлешен җентекләп тикшерә.

 2015 елның җәйге кампаниясе узган еллардагыча иң яхшы традицияләрдә узар дип ышанабыз. Республикабызда бу юнәлешкә зур игътибар бирелүен күреп торабыз. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та балаларга, аларның ялына битараф түгел. Ел саен аларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруга 1 миллиард сумнан артык акча бүленә, - ди Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

Ел саен республикабыз территориясендә 1300дән артык лагерь эшли, аларда 200 меңнән артык бала ял итә. Болар исәбенә мәктәп яны лагерьлары да, шифаханә-курорт оешмалары да, шәһәрдән читтәге стационар аланнар да, палаткалы ял үзәкләре дә керә. Белүебезчә, балаларның күпчелегенә мәктәп лагерьларындагы ял белән канәгатьләнергә туры килә. Әмма мондый ялның сыйфатына карата шелтәләр бик күп. Шуңа да соңгы елларда көндезге лагерьларда ял итүчеләрне киметү тенденциясе күзәтелә. Быел, әйтик, мондый ял төре белән 86 мең бала тәэмин ителәчәк, узган ел белән чагыштырганда бу - 2 меңгә кимрәк.

Балаларның ялын уңайлырак итүне дә күз уңыннан ычкындырмыйлар. Моның өчен соңгы елларда лагерьларда реконструкция үткәрелә, заманча шартлар тудырыла. Узган елда бу максатларга республика бюджетыннан зур күләмдә акча бүлеп бирелә башлады. Нәтиҗәдә, 13 сәламәтләндерү лагере балаларны яңарып каршы алды.

Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының “Лето” республика үзәге директоры Раил Моратшин сүзләренчә, быел да әлеге эш дәвам итәчәк – бу юлы инде капиталь төзекләндерү бәхете 17 ял үзәгенә елмаячак. Шушы максатларга 100 миллион сум акча бүленгән. Бүгенге көндә инде билгеләнгән эшләрнең 60 проценты үтәлгән.

Бу көннәрдә “Пламя” балалар лагеренда ял үзәкләре җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, хисапчылар һәм куркынычсызлык өчен җаваплы кешеләр өчен семинарлар үтә. Аларга җәйге сезон имин узсын өчен күрелергә тиешле чаралар, игътибар үзәгенә алынырга тиешле мәсьәләләр турында җентекләп сөйлиләр.

Семинарның пленар өлешендә Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина үзләре җаваплы булган юнәлештәге җитешсезлекләргә тукталды – әзерлекле кадрларның булмавы, персоналның тиешле санда җыелмавы, азык-төлек белән тәэмин итү буенча килешүләрнең намуссыз оешмалар белән төзелүе һ.б.

Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Олег Нуруллин янгынга каршы чараларга игътибарлы булу кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, узган елда Идел буе федераль округындагы өч балалар лагеренда янгын чыккан. Сөенечкә, республикабызда мондый бәла-казалар күзәтелмәгән. Шуңа да карамастан, бу мәсьәләләргә игътибарны киметергә ярамый, дип билгеләп үтте ул. Республикабыздагы соңгы вакыйгалар аеруча уяу булырга өнди.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20