Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.03.2017

Балалар шагыйре — "Ком сәгате" кунагы

Икенче апрельдә «Ком сәгате» тапшыруы студиясендә кунакта күренекле шагыйрь һәм сәясәтче Роберт Миңнуллин. Балалар өчен иҗат иткән шагыйрь озак еллар Дәүләт Советы депутаты булып тора. Ул Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе булып ерак туксанынчы елларда ук таныла. Р. Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые күптән инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде. Алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә беренче урыннарны яулый. Бүген дә җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрьләрнең берсе ул. Роберт Миңнуллин — тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында — бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент һәм баш редактор булып эшли.

Исегезгә төшерәбез, «Ком сәгате» тапшыруы «алтын интервью» жанры форматында иҗат итә һәм киң җәмәгатьчелектә сораулар уяткан темаларга әңгәмә оештыра. Программаның геройлары сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният, сәнгать, фән һәм спорт әһелләре. Әңгәмә узган атнаның актуаль вакыйгаларына да, берүк вакытта әңгәмәдәшнең шәхси сыйфатларын ачуга да корылырга мөмкин.

Роберт Миңнуллин белән «Ком сәгате» тапшыруын икенче апрель 15:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин