Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2017

Җәйнең беренче көнендә «Болгар радиосы» балалар өчен тамаша оештыра

Синең өчен, балам, синең өчен

Яктыртырмын барыр юлыңны,

Йөрәгеңә салам якты нурлар,

Суз әле, суз, балам, кулыңны!

1 нче июнь — Бөтендөнья балаларны яклау көне бәйрәм ителә. Матур гадәт буенча июньнең беренче шимбәсендә, ягъни 3 нче июнь, «Болгар радиосы» әти-әниләрне, әби-бабайларны һәм сабыйларыбызны Казан зоопаркына 12:00 сәгатьтә зур бәйрәмгә чакырып кала. Нәни радиотыңлаучыларыбыз өчен уеннар, аниматорлар чыгышы, татар эстрадасы йолдызларыннан матур җырлар, «Болгар радиосы» алып баручыларыннан бүләкләр — бәйрәм сюрпризлары һәр кунакка җитәрлек. Без көтәбез, ә сез килегез!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин