Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.10.2016

Балтач районы егетләрен хәрби хезмәткә җыр белән озата

 Ватанны саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәешен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәккәллек һәм батырлык күрсәтү – сәламәт һәр ир-егетнең төп вазыйфасы. Көзен безнең районнан Ватанны саклау буенча мактаулы бурычларын үтәү өчен төрле гаскәрләрдә хезмәт итәргә 56 егет китәчәк, дип яза Балтач төбәгенең “Хезмәт” газетасы.

“Бер ел бик аз вакыт кебек, әмма хезмәт итә башлагач хәйран вакыт икән. Тик шунысы бар – бу үзенә күрә бер сынау”, – ди армия сафларыннан биш ел элек кайткан, бүген инде игезәк энеләре Альберт белән Робертны армиягә озатучы Ор егете Руслан Галләмов.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов егетләргә мөрәҗәгать итеп, сынатмыйча, намуслы хезмәт итеп, туган якларыгызга исән-сау әйләнеп кайтыгыз, диде. Район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, илебез тыныч яшәсен өчен, сез үз бурычыгызны йөзгә кызыллык китермичә үтәргә тиеш, дип искәртте. Әлеге бәйрәмдә катнашкан башка кунаклар да егетләргә үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр. Армиягә китүчеләрнең әти-әниләре исеменнән Яңгул авылыннан Зәмзәмия Миңнеханова чыгыш ясады.

Егетләр хөрмәтенә кичәдә иң матур җырлар башкардылар. Егетләр үзләре дә батырлыкка, җитезлеккә сынау узды. Бу кичә илебезнең булачак сакчылары хәтерендә озак сакланыр, ә изге теләкләр аларга армия хезмәтендәге кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр дип ышанасы килә. Дөньялар тыныч булсын да хәерле хәбәрләр генә килеп торсын, рәхимле җитәкчеләр кулына эләксен безнең солдатларыбыз, диелә Балтач районы газетасында

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20