Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.09.2016

Балтач районында көзге чәчү тәмамлану алдында

Киләсе ел уңышына көздән нигез салына. Балтач районы буенча 12,7 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырылган иде, 5 сентябрьгә 11,6 мең гектар мәйданда орлык җир куенына салынган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән шул хакта хәбәр итүләренчә, нигездә, бодай культурасы чәчелә, дип яза районның “Хезмәт” газетасы.

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында Тимирязев исемендәге, Дуслык, Сорнай, Маяк, Якты юл, Смәел, Алга, Арборда чәчү төгәлләнде. Ә Тукай исемендәге, Татарстан, Активист, Сосна, Уңыш, Игенче, Кызыл юл җәмгыятьләрендә, һава торышының уңай торуыннан файдаланып, бу берничә көндә көзге чәчүне тәмамларга дигән бурыч куелды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20