Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.06.2017

Балык Бистәсендә тәрәзәләренә тонировка куйган 68 автомобиль йөртүче җаваплылыкка тартылды

Балык Бистәсе юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе тәрәзәләре каралтылган транспорт чаралары белән идарә итү фактларын ачыклау буенча даими эшчәнлек алып бара.

Агымдагы елда гына да «тонировка» яратучы 68 автомобильче җаваплылыкка тартылган инде. Автосөючеләрнең исләренә төшерәбез: автомобильнең алгы һәм алгы ян-як тәрәзәләренең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан ким булмаска тиеш. Бу таләп үтәлмәсә автомобильче 500 сум күләмендә административ җаваплылыкка тартыла. Моннан тыш дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәре аны каралтылган тәрәзәле автомобильне эксплуатацияләргә ярамаганлыгы, тәрәзәләрне тиешле нормативка китерергә кирәклеге турында кисәтә. Әгәр автомобильче каралтылган тәрәзәле автомобильдә йөрүен дәвам итсә, ягъни икенче тапкыр шушы административ хокук тәртибен бозса, ул 1000 сумга кадәр штрафка тартылырга яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алынырга мөмкин.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!