Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2017

Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә туристларны кертә башлаганнар

Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә туристларны кертә башлаганнар. Бинаны төзүче мәрхүм Илдар Хановның эше юкка чыкмасын өчен, архитекторның энесе Илгиз Ханов гыйбадәтхәнәне сафка бастыруны тормыш максаты иткән.

«Хәзер проектлар белән эшлибез. Юам, чистартам. Тәрәзәләрне алыштыру эшләре бара. Йога дәресләре бирәм, икона язу буенча үзәк ачылачак. Элеккегедән әйбәтрәк итеп ясарга тырышачакмын. Яңа материаллар белән. Агачтан ясамыйм, агач яна», — дип белдерде ул «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы хәбәрчесенә.

Төзекләндерүнең беренче этабы төгәлләнгәч, осталар йортын төзеп бетерү планлаштырылган, туристлар өчен машина кую урыны ясарга җыеналар.

Илгиз Ханов, сафка бастыру эшләренә шәһәр җитәкчелеге дә теләктәшлек күрсәтер, халык та битараф калмас, дип ышануын белдерде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии